Базарлы Матактагы балалар иҗаты йортында кечкенәләр өчен бәйрәм үткәрелде

2014 елның 30 мае, җомга

Анда катнашырга дип төрле авыллардан күп балалы гаиләләрдән кечкенә малайлар, кызлар килде. Бәйрәмгә инвалид балалар да чакырылган иде.

Төсле шарлардан күп төрле сыннар ясалган сәхнәдә нәниләр клоуннар Ириска һәм Капаны күрделәр (район мәдәният йорты хезмәткәрләре Любовь Борисова, Людмила Емельшина). Клоуннар балаларны көлдерделәр, биеттеләр, табышмакка җавап эзләттеләр – бер минут тик тотмадылар. Нәниләрне җитди ханымнар РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Ирина Волостнова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина котладылар, балаларга күңелле каникуллар теләделәр. Хәйруллинның хәйрия фонды кечкенәләргә бүләкләр өләште. Сәхнәдән исә шаян җыр агылды, “Жемчужина” төркеме биюләре дә балаларга охшады.  Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бергәләп фотога төштеләр. Истәлек булыр!

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International