Республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды

2014 елның 30 мае, җомга
Ул 26 июнь – Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла. Төрле службаларның уртак көче белән үткәрелүче әлеге айлыкка прокуратура җитәкчелек итә. "Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати-профилактика айлыгы республикада инде икенче тапкыр уздырыла. Районыбызда әлеге акцияне үткәрү буенча махсус план эшләнде, социаль хезмәтләргә һәм хокук саклау органнарына конкрет бурычлар билгеләнде. Айлык барышында төрле профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла.
Хөрмәтле райондашлар! Наркотиклар куллану, сату-алу белән бәйле җинаятьләр хакында белсәгез, менә бу "кайнар линия" телефоннарына шылтыратып хәбәр итсәгез иде:
21-7-56 (район советының гомуми бүлеге), 21-6-78 (социаль хезмәт күрсәтү үзәге), 20-7-38 (прокуратура).
Шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефонына тәүлек әйләнәсе шылтырата аласыз: 8-800-200-01-22.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International