20 июльдә Әлки районының авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк

2014 елның 30 мае, җомга
Әлеге җирле референдум Россия һәм Татарстан законнары нигезендә билгеләнгән. Референдумга урам суүткәргечләрен төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга халыкка үзара салым салу турындагы мәсьәлә чыгарыла. Базарлы Матак авыл җирлегендә исә район үзәгенең Имәнлек һәм Яшьләр урамнарындагы паркларны төзекләндерүгә үзара салым салу турында өстәмә мәсьәлә дә кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International