“Парклар маршы”нда Әлки районының 19 мәктәбе укучылары катнашты

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Алар табигать күренешләрен тасвирлаган рәсемнәрен, инша, әкият, шигырьләрен, фоторәсемнәрен күрше райондагы “Спас” тыюлыгына җибәрделәр. Укучылар шул ук акция кысаларында сыерчык оялары ясап куйдылар, елга-күл буйларын чистарттылар, агачлар утырттылар – табигатьне саклауга үз өлешләрен керттеләр.

Инде “Парклар маршы-2014” нең нәтиҗәләре дә билгеле. Бу акциядә үз эшләре белән катнашкан бер төркем укучыларыбыз диплом һәм төрле бүләкләргә лаек булдылар.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International