“Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы үз биләмәләрен тулысы белән сугаруга күчте

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Фермер Юрий Тяминов соңгы елларда бәрәңге үстерүгә җитди алынды. Әмма 2010 елдан башланган корылыклы җәйләр аңа бу эшне  сугаруларсыз гына дәвам итеп булмыйсын ныклап төшендерде. Бүген фермер 45 гектарлы бәрәңге басуын, 2-3 әр гектардагы кишер, кәбестә кишәрлекләрен тулысы белән сугарып үстерә.

Юрий Анатольевичның кырлары Чуаш Борнае авылы яныннан агучы Борнай елгасы аръягында. Басу елга буйлап җәелеп ята. Бәрәңге әле яңа гына тишелә башлаган. Ә менә кәбестәләре, күз тимәсен, хәйран көчле үсеп утыра. Юрий Тяминов механизатор Юрий Козырев белән сугару җайланмасы тирәсендә кайнашалар иде. Мин, дымлы кәбестә кишәрлегенә ишарәләп:

–Яңа сиптердегезме?–дим.

–Юк, кичә сиптергән идек. Өч көнгә бер сугарабыз. Җилле, бик эссе вакытларда көн аралаш та сиптерергә туры килә,–ди фермер.

Арырак 7-8 хатын-кыз китмәннәр белән эшли – кәбестәне чүп үләннәрдән арындыралар. Дымлы җирдә чүп үләне дә күкрәп үсә шул.

Юрий Анатольевич үзендә эшләүче хатын-кызлар хезмәтеннән бик канәгать күренә.

–Менә шул апалар бөтен эшне башкарып торалар инде. Ярдәмгә өстәмә кешеләр дә чакыргалыйбыз – берәр көн буталып йөриләр дә югалалар. Монда җиң сызганып эшләргә кирәк шул. Яшелчәләрне утырту, әллә ничә кат чүп үләннән эшкәртү, аннан уңышны җыеп саклауга кую – барысы да алар кулыннан уза, алар көче белән башкарыла.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International