Бүген урманнарда янгын чыгу куркынычы зур

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Урманнарда янгын чыгу куркынычы иң югары дәрәҗәгә җитте. Шуның белән бәйле рәвештә 15 июньгә кадәр халыкның урманнарга керүе чикләнә. Шулай ук  кырларда коры камылны, авылларда кипкән үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Урман буйларын һәм чүплекләр тирәләрен сөреп чыгу зарур. Һәркем янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салу карала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International