Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Мең төрле, күңелле бәйрәм көтә
2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Сабантуйга килүчеләрне быел да кызыклы программа көтә. Ул 6 июньдә 17.00 сәгатьтә балалар һәм үсмерләр көрәше белән башланып китәчәк. Кичен яшьләрне Казаннан чакырылган ди-джей табигать кочагына дискотекага көтәчәк.
Ә 7 июньдә, 10.00 сәгатьтә, район Сабан туе башлана. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, бәйрәмне ачу күңелле тантанага әйләнәчәк. Районның барлык мәдәният хезмәткәрләре, хореография белән шөгыльләнүче балалар берничә композициядән торган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтәчәкләр.
–Сабантуйга үзебездә туып үскән "Йолдызлык" фестивалендә беренче адымнар ясаган Мәсхүт Юлдашевны, Алмаз Сафиуллин, Динар Мингалиев, Энҗе Сафина, Илшат Гобәйдуллинны, биюче пародист Минһаҗев Рәзитне чакырдык,–диде ул.
Сабантуй мәйданында гадәттәгечә төрле спорт ярышлары, уеннар оештырылачак. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин:
–Каратэ-кекусинкай белән шөгыльләнүчеләр дә берничә чыгыш әзерли. Гер күтәрү, кул көрәштерү, пауэрлифтинг кебек ярышларда көч сынарга мөмкин булачак. Билгеле, Сабантуй күрке – көрәшкә зур урын биреләчәк – балалар 10, олылар 5 үлчәүдә көрәшәчәк,–дип хәбәр итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова әйтүенчә, бәйрәмебезгә дәрәҗәле кунаклар да чакырылган. Мәйданда бик күп алдынгыларны данлау күздә тотыла.
Авылларның иң төзеге, иң чистасы макталачак. Иң матур өй хуҗасы, тагын бик күп "иң-иңнәр" дә бүләкләнер.
Кыскасы, мең төрле төсмерләре, күңелле рухы белән Сабантуй көтә безне. Кунаклар, дус-туганнар да күпләп кайтачак. Авылыбызны, урам-тыкрыкларны тәртипкә китереп, ачык күңел белән каршы алыйк аларны. Һәм бергәләп, рәхәтләнеп бәйрәм итик. Сабантуй белән, әлкилеләр!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз