Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Тәмәке тарту кебек яман гадәттән котылырга теләгән барлык пациентлар (шулай ук районда яшәүче теләсә кайсы кеше) 30 майдан 30 июньгә кадәр әлеге акциядә катнаша алалар. Моның өчен үзәк хастаханәнең медицина профилактикасы кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Акциядә катнашучылар махсус анкета тутыралар һәм тәмәкедән баш тарту өчен бөтен тырышлыкларын куярга дигән йөкләмә алалар. Пациент дәвалаучы табиб һәм шәфкать туташы күзәтүе астында була. Тәмәкене ташларга ниятләгән кеше үзконтроль көндәлеге ача һәм көн саен анда үзенең хәле, кәефе хакында язып бара. Алга таба да бу пациентлар ел дәвамында участок табибы күзәтүе астында булалар. Бер ел узгач "Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар!" кампаниясе нәтиҗәләренә анализ ясалачак. 
 
Әлкилеләрне тәмәке тартуга каршы республика кампаниясендә катнашырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International