14 июньдә Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” була

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
Билгеле булганча, бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатында Бөек Болгар җирендә инде күп еллардан бирле милләттәшләребез җыела. Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән “Изге Болгар җыены” быел Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1125 ел тулуга багышлана. Ул Спас районының Болгар шәһәрендә була, сәгать 10 да башлана. Оештыручылар барлык мөселман татар халкын әлеге бәйрәмгә чакыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International