“Ремтехсервис” предприятиесе коллективы элеккеге елларда ук теплицада яшелчә үстерү белән шөгыльләнде. Алар кыяклы яшел суган үстереп, аны күмәртәләп сатып та җибәрәләр иде. Быел инде кыяр үстерүгә чынлап торып алынганнар.
Һәр иртәдә теплица янында халык яңа өзгән кыярны сатып алырга чиратка баса. Түбән Әлки халкы гына түгел, тирә-күрше авыллардан, район үзәгеннән дә килеп алалар. Кайбер хезмәт коллективлары һәр кешесенә аерым үлчәп, тутырып әзерләп куюны да сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Ә калганын район үзәгендәге кибетләргә озаталар. Соңгы көннәрдә куе яшел төстәге, башындагы сары чәчәге дә төшмәгән сусыл, тәмле кыяр сатып алып ашаган булсагыз, ул “Ремтехсервис” кызлары үстергән яшелчә булыр.
Без килгәндә теплицада дүрт хатын-кыз – мастер Наилә Галләмова, бухгалтерия хезмәткәрләре Гөлфия Шакирова, Зөлфия Шәмсетдинова, Гөлкәй Ибраһимова яңа гына кыярларны җыеп чыкканнар иде. Көн кызуы башланганчы кыяр үсентеләренең аскы яфракларын сындырып алалар, төпләрен йомшартып, чүп үләннәрдән чистарталар иде. Теплицада эшләүчеләргә еш кына Фәридә Галиуллина, Әлмира Хәлиуллина, “Ремтехсервис”ның егетләре дә ярдәмгә киләләр икән.
