Татар Суксуы авылында яшәүче Рәфидә Абдуллина Татарстанның “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Татар Суксуы авылында яшәүче биш бала анасы Рәфидә Абдуллина Татарстанның “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

Әлеге югары бүләкне аңа район Сабан туенда Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе Валентина Липужина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International