Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сабан туе – халкыбызның йөзек кашы
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Узган шимбәдә табигатьнең мондый бәйрәмнәр өчен махсус булдыргандай ямьле почмагында – "Яшь имәннәр" лагере янындагы үзәнлектә бик күп халык катнашында гөрләп үткән район Сабан туе да матур бизәкләргә бай булды, күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Бәйрәм иртәнге сәгать унда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар катнашында музыкаль композиция белән башланып китте. Күркәм гадәт буенча, иң башта сүз район имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдиновка бирелде. Ул, бәйрәмнең имин, ямьле узуын теләп, Сабан туена фатиха бирде.
Әлкилеләрне һәм район кунакларын милли бәйрәмебез белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Ә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина җиткерде.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бәйрәмгә җыелган халыкны татар һәм рус телләрендә тәбрикләве, авыл хезмәтчәннәренә, барлык әлкилеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп изге теләкләрен юллавы да күңелләргә хуш килде.
Сабантуйлар гомер-гомергә кунак-төшемсез узмаган. Быелгы район Сабан туена да республикадан күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Хәер, һәр гаилә кунак каршылагандыр, дус-туганнар белән рәхәтләнеп ял иткәндер бу көнне.
Ә ял итү, күңел ачу өчен мөмкинлекләр бик күп, бәйрәм һәр нәрсәне исәпкә алып, югары дәрәҗәдә оештырылды.
Билгеле, Сабан туеның иң олы хөрмәтенә, мактау һәм дәрәҗәсенә хезмәт алдынгылары лаек иде. Маңгай тирләре белән җирне сугарып, көнне-төнгә ялгап иген игүчеләр, җиң сызганып фермаларда ит-сөт җитештерүчеләр – менә кемнәргә рәхмәтнең, данның иң олысы.
Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем игенче-терлекчеләребез бәйрәмдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары уңганнары, оешма-учреждениеләрнең алдынгы хезмәткәрләре мәйдан түренә чакырып хөрмәтләнде, һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Районыбызның иң өлкән кешесен Сабан туенда данлау матур традициягә әйләнде. Киләсе елның мартында 100 яшен тутырасы, бүген Яңа Чаллы авылында улы Рафаэль гаиләсендә тәрбияләнүче Сабиха апа Сәгыйтова быел әнә шундый хөрмәткә лаек булды. Аңа тәгаенләнгән кыйммәтле бүләк улы Рафаэль Сәгыйтовка тапшырылды.
Ә аннан соң мәйдан спорт ярышларына, уен-бәйгеләргә бирелде. Халык аларның һәркайсында бик актив катнашты. Гер, штанга күтәрергә, аркан тартышырга чират тордылар. Авыр-авыр штангаларны ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да чөеп кенә күтәрде. Кул көрәштерү – армрестлингта да гүзәл затларыбыз ир-егетләрдән калышмады.
Хәер, ирләр дә хатын-кыз эше дип тормадылар – көянтә-чиләкләп су ташу бәйгесендә әллә ничә пар ир-егетләр ярышты. Табактагы катыкка битең белән чумып тәңкә эзләү, йомыркалы кашыкны авызыңа кабып йөгерү, капчык киеп узышу, капчык белән сугышу бәйгеләрендә катнашучыларның да исәбе-хисабы булмады.
Күпләр, әлбәттә, мәйдан уртасындагы биек колгага менүчеләр булырмы, дип көтте. Колгага үрмәләп, аның башындагы читлеккә ябылган әтәчне "азат итәргә" теләк белдерүчеләр дистәгә якын табылды анысы. Әмма күбесе колганың очына менеп җитә алмады. Алдагы еллардагы кебек үк, быел да биек багананы "буйсындыручылар" өчәү – Татар Шәпкәсе авылыннан бертуганнар Алексей белән Николай Варламовлар һәм Лаештан Илназ Хәйруллин. Халык аларның осталыгына, җитезлегенә сокланып кул чапты.
Спорт ярышларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, татар һәм рус телләрендә районыбызның спорт белгечләре Рәмис Вафин һәм Гөлчәчәк Камалова алып бардылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз