Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Мәйданны көрәшчеләр кыздыра
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
6 июнь көнне яшьләрнең бил алышуы кичке Сабантуйның матур бер бизәге булды. Быел яшүсмерләр арасында 10 авырлык үлчәмендә 93 көрәшче катнашты. Кайбер үлчәмдә бил алышучылар дистәдән артып китте. Бик-бик киеренке барды көрәш. Төп мәйданга килеп бу бәйгене күзәтүчеләр канәгать калдылар.
Менә яшьләр өчен Сабантуй көнне җитди сынау башланды. Төп мәйдандагы ике келәмнең берсендә һәр үлчәмдәге финал көрәшчеләре матур алымнар күрсәтеп, Сабантуй батыры исеме өчен көч сынаштылар.
Икенче келәмдә ир-егетләр арасында бил алышу башланды. Беренче булып мәйдан түренә 60 килограммга чаклы көрәшчеләр чакырылды.
Түбән үлчәмдә районыбызда көрәшчеләребез җитәрлек. Әнә 60 килограммлылар арасында Базарлы Матактан Рамис Миндубаев җиңүче булды. Бу егетебез инде келәмдә көрәшә-көрәшә шактый тәҗрибә туплаган. 65 килограммга кадәр авырлыкта Түбән Биктимердән Данис Апаяровка тиңнәр булмады.
70 килограммга кадәргеләр арасында көрәш озаграк, әмма бик мавыктыргыч барды. Базарлы Матактан студент егетебез Алмаз Хәмидуллин янә үз үлчәмендә җиңү яулады. Базарлы Матак егете Алмаз Хафизов аңардан аз гына калышты.
Менә келәмдә 85 килограммга кадәр авырлыктагылар. Бу үлчәмдә дә бил алышу бик кызыклы барды. Мәйдан я бер мәлгә тынып калды, оста матур алым күрсәтелсә, дәррәү күтәрелде. Көрәштә тыныч кына тамаша кылып утырып булмый шул. Бөтен көч-куәтеңне келәмдәгеләргә бирердәй булып ашкынасың. Ә көрәш бәйгесен судьялар бик гадел хөкем иттеләр. Кызмача баштан мәйданга йөгереп чыгучылар күренмәде диярлек. Бәйге бу үлчәмнең батыры итеп Карга егете Илнар Хәсәнҗановны билгеләде. Базарлы Матактан Илназ Гыйматдинов һәм Түбән Әлкидән Фердинат Багауов – икенче һәм өченчеләр.
Авыр үлчәмдәге көрәш гадәттә озаккарак сузыла, әмма бер дә ялыктырмый торган бәйге. Бү үлчәмдә көрәшчеләр алдагы елларда да күп булмый иде. Быел инде бөтен республикада диярлек Сабантуйлар бер үк көндә узгангадыр, олпат көрәшчеләр һәр җирдә тансык. Рәхмәт, үзебезнең районыбызда туып-үсеп, республикада исеме яхшы мәгълүм булган Югары Әлки егете Фәнил Минһаҗевка. Ул быел да туган ягы Сабан туеның дәрәҗәсен күтәрде. Фәнил моңа кадәр районыбыз Сабан туена дүрт ел кайтып бил алышкан. Шуның өчесендә ул баш батыр булып танылды.
85 килограммнан югары авырлык үлчәмендә Фәнил Минһаҗев Казан егете, нәсел тамырлары Татар Суксуы авылыннан булган Дамир Әдиятуллин белән көрәште һәм, очколар исәбенә Дамирдан өстен калып, бу үлчәмдә җиңүче булды. Икенче урынны Базарлы Матактан Альберт Закиров яулады.
Абсолют батыр исеме өчен биш авырлык үлчәменең җиңүчеләре шобага салырга чакырылды. Аларның өчесе шунда ук көрәштән баш тартты. Хәер, хәлиткеч алыш та озакка сузылмады.
2014 ел Сабан туеның баш батыры булып быел да якташыбыз Фәнил Минһаҗев калды. Ә яшүсмерләр арасында бу дәрәҗәле исемне Яңа Чаллыдан Илнур Шәмсетдинов яулады. Афәрин, егетләр, сез быелгы Сабан туен матур мизгелләр белән баетып, көрәшкә мөкиббән райондашларыбызга бик матур тамаша күрсәттегез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз