14 июньдә Әхмәттә авыл көне узачак

2014 елның 14 июне, шимбә
Якында һәм еракта яшәүче авылдашларыбызны Чирмешән елгасы буенда 11 сәгатьтә көтеп калабыз.
Кичен 20 сәгатьтә авылыбыз, районыбызның сәхнә осталары чыгышын карап, күмәкләшеп җыр-биюләр (дискотека) белән бәйрәмне дәвам итәрбез. 
 
13 июньдә Әхмәт авылы зиратын җыештыру буенча зур өмә оештырыла. Моторлы пычкы, чалгылар күп кирәк булачак. Тракторы, йөк автомобиле булганнар шул транспорты белән килсеннәр иде.
Оештыручылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International