Хурада авылыннан абыйлы-энеле Яков һәм Даниил Яганевлар кекусинкай-каратэ буенча Киров өлкәсе ачык беренчелегендә бик әйбәт чыгыш ясадылар.
Әлеге спортның кумитэ төрендә Яков үз яшендәгеләр арасында беренчелекне алды. Ә Даниил өченче урынны яулады. Малайларны бәйгегә тренер Юрий Белов әзерләде.