“Әфганстаннан Чечняга кадәр” ансамбле Дзержинск шәһәрендә үткән фестивальдән диплом белән кайттылар

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

“Әфганстаннан Чечняга кадәр” ансамбле Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә үткән “Россия калканы” хәрби-патриотик җыр фестивалендә катнашты.

 

Егетләрнең иҗатын тыңлаучылар да, жюри әгъзалары да югары бәяләгәннәр – музыкантларыбызга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылган. Ансамбльнең солисты Василий Гришаев, җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International