Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Балаларга өмет бүләк ит» акциясе үткәрделәр

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре социаль имин түгел дип саналган 27 гаиләнең һәркайсында булып, анда балаларның яшәү шартларынә тикшерделәр. Шулай ук  бүлектә профилактик исәптә торучы 21 үсмер дә игътибар үзәгендә булды. Әлеге балаларның күбесе мәктәп яны лагерьларына ял итәргә урнаштырылды. Ә кайберләренә каникуллар вакытында эшкә урнашырга ярдәм иттеләр. Тәртип сакчылары шулай ук Салмандагы социаль приютта тәрбияләнүче 15 баланы Болгарга экскурсиягә алып бардылар, андагы тарихи һәйкәлләрне күрсәттеләр, тәва кошлары асралучы фермада булдылар. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрнең үз балалары өчен исә елга буенда спорт-сәламәтләндерү уеннарын үз эченә алган ял оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International