6 июньнән 1 июльгә кадәр республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылды

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Махсус режим республикада хөкем сөргән аномаль эссе һава һәм бишенче класслы янгын куркынычы туу белән бәйле. Янгынга каршы гадәттән  тыш режим әйләнә-тирә мохиткә зыян килүне, кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янауны булдырмау максатында кертелә. Бу чорда урманнарга чыгып учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру тыела. “Әлеге чикләүләр фаҗигале хәлләрне кисәтү өчен кертелә,–ди район янгын күзәтчелеге начальнигы Радис Инсапов.–Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларның да күләме арта. Таләпләрне үтәмәүче гражданнарга  2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыфаи затларга 15 меңнән 30 меңгә, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный”.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International