Базарлы Матакның өч урамына яңа суүткәргечләр салынды

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Базарлы Матакның Юбилей, Гафиятуллин, Сәйдәш урамнарына яңа суүткәргечләр салынды. Аларның гомуми озынлыгы 1230 метр тәшкил итә.

Бу эшне район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән “Әлки коммуналь челтәрләр” җәмгыяте башкарып чыкты. Хәзер инде әлеге урамнарда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү җайга салынды, дияргә була.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International