Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы 1 миллион сумлык грант отты

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Ул “Иң яхшы билингиваль балалар бакчасы” республика конкурсында җиңү яулады, ягъни балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән бакча дип табылды. Республика комиссиясе “Каенкай”да балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, бигрәк тә рус балаларына татар телен укыту методикаларын игътибарга лаеклы дип тапты, сабыйларның телләрне белү дәрәҗәсен югары бәяләде. Грант акчасын балалар бакчасына телләрне өйрәтү буенча заманча җиһазлар һәм ярдәмлекләр сатып алуга тотарга уйлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International