–Административ биналардан, тукталышлардан, парклардан, балалар мәйданчыкларыннан 15 метр ары китеп кенә тәмәке кабызырга рөхсәт ителә,–ди хокук саклау органы вәкиле.
Югарыда әйтелгәнчә, закон таләпләрен үтәмәүчеләрне штраф көтә. Раилә Насыйбуллина сүзләренә караганда, закон тыйган урыннарда тәмәке тарткан өчен 500 дән 3 мең сумга кадәр штраф салу каралган.