Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Карга авылы Сабан туе бишенче ел рәттән уза
2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Авылыбыз Сабан туе Татарстан Дәүләт Советы депутаты, авылдашыбыз Фоат Вәлиевның зур матди ярдәме белән бишенче ел рәттән уза инде. Ул быел кичке бишләрдә башланып китте. Башта җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев котлады. Ирек хәзрәтнең хәер-фатыйхасыннан соң Айсылу Кәримова һәм популяр артист Фирдүс Тямаев тамашаны башлап җибәрделәр. Матур итеп үзебезчә, татарча киенгән кызларыбыз кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. Ә кунаклар дигәнем бик күп иде, мәйдан янындагы җиңел машиналар саны гына да 500дән артык булды.
Шулчак кемдер "Атлар кайта!" дип хәбәр бирде дә, мәйдан гөр килеп чабышкыларны каршы алды. Беренче булып финишка аты белән Иске Камка егете Гатауллин Раил килгән. Калган призлы урыннарны Каргадан Гайнетдинов Рәшит, Гатин Гамил бүлештеләр.
Аннары мәйданда авылыбызның уңган-булган кешеләрен, юбилярларны, яңа гына гаилә корган яшь парларны, өй салып керүчеләрне, мәктәпнең иң яхшы укучыларын бүләкләделәр. Авылның иң өлкән кешесе Сабирова Җомабикә әбигә дә, быел туган нәниләргә дә (алар җидәү бездә!), 30-50 ел бергә яшәүче парларга да, Ватан сакчыларына да эләкте матур бүләкләр.
Сабан туеның иң кызык өлеше татарча көрәштер, мөгаен. Кечкенә малайлар да, олылар да көрәште бездә. Ә алар авылыбызда җитәрлек – Фәттаховлар, Хәсәнҗановлар... Быел Илнар Хәсәнҗанов абсолют батыр булды.
Татарның Сабантуйларга җанлылык өстәүче уеннарын да онытмады Карга халкы. Ә олыларны чатырга чакырып, чәй, тәм-том белән сыйладылар.
Шулай итеп, бик матур, күңелле, рәхәт булды безнең авыл Сабан туенда. Аны оештыручы, матди яктан күтәрүче авылдашыбыз Фоат Вәли улы Вәлиевкә, аның хезмәткәрләренә, җиренә җиткереп үткәрү өчен күп көч куйган Рамил Минһаҗевка, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйттек, бу рәхмәтне тагын-тагын кабатласак та артык булмас.
Авылыбызның иң зур горурлыгы – үзләренең акыл һәм сәләтләре, хезмәте белән рухи һәм матди байлыклар тудырган кешеләре. Әйе, кешеләр! Чөнки аларның соклангыч эшчәнлекләре нәтиҗәсендә авылыбыз төзек һәм матур. Мәңге яшәсен, алга таба да күп Сабантуйларны гөрләтсен иде Карга авылым.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз