Бүген Базарлы Матакның Көньяк урамында “Таттелеком” җәмгыяте база станциясен эшләтеп җибәрәчәк

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Мондый станцияләр район  үзәгендә икәү былып, авылны тулысынча “каплаячак”. Ә районда элемтәчеләр шундый  19 станция төзергә ышандыралар. Нәтиҗәдә әлкилеләр югары тизлекле интернеттан файдалана алачак.
 
Шуный өстенә өч авылда – Үргәгарда, Ташбилге һәм Борискинода җир астына оптик җепселле кабельләр салыначак. Бу эш Борискинода алып барыла инде. Элемтәчеләр оптик җепселле кабель куллану халыкка цифрлы телевидение карау, зур тизлекле интернет белән эшләү мөмкинлеге бирәчәк, дип ышандыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International