Әхмәттә авыл көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Инде ничәмә еллар күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Сүз һаман шул яшь чакларга барып тоташа. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән – яшьтәшләрне, күрше-тирәләрне барлау, бүген көн күрмәк хакында гәпләшү. Бары авыл көнендә генә шушылай рәхәтләнеп, җылы итеп сөйләшергә-серләшергә буладыр, дип тә уйлап куясың.
 
Менә шулай әллә ничә буын авылдашларны бергә җыеп күрештерүне, авыл көне үткәрүне уйлап чынга ашырган, аны оештыруның йөз төрле мәшәкатен үз өстенә алган Яр Чаллы авылында яшәүче эшмәкәр Рифкать Билдановка рәхмәт сүзләрен яудырдык.
 
Әхмәттә авыл көне өченче тапкыр узды. Ул елдан-ел эчтәлеклерәк, купшырак, зуррак әзерлек белән үтә. Быел авыл көнендә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илнар Сәйфиевның да катнашуы бәйрәмгә аерым бер бизәк өстәде. Зур мәйданны тутырып милли биюләр башкарган "Сәйдәш" бию төркеме (Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендә) дә ямь өстенә ямь бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International