Районда бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерләү эше бара

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Бүгенге көнгә 11240 пар яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре җыелган. Бу планда каралганның 23 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә авыл җирлекләре өлеше 1695 пар тәшкил итә.
Кышын алыштыргысыз витаминлы азык булачак себеркеләрне җыеп хуҗалыкларга тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, үзәк хастаханә, Балалар иҗаты йорты, Әлки РОСТО (ДОСААФ) хезмәткәрләре аеруча активлык күрсәтә. Авыл җирлекләре арасында Базарлы Матак, Иске Алпар, Иске Камка, Иске Чаллы  үзидарәләрен мактап телгә алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International