Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Чаллы” терлеклек комплексындагы утарга тәүлегенә 500–600 тонна яшел масса кайта
2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
–Кызу һәм коры май ае зур борчуга салган иде. Бәхеткә, менә ике атна инде шифалы яңгырлар ява, үләннәр матур булып күтәрелде. Печән, сенаж хәзерләү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә барлык көчне терлек азыгы хәзерләүгә бирәбез,–ди “Көнчыгыш Әлки” филиалы директоры Рәис Гайфуллин.
Без аның белән Яңа Чаллы янәшәсендәге люцерна басуында очраштык. Биредә азык хәзерләүчеләр гөр килеп эшкә чумган. Бер тагылма һәм ике үзйөрешле “МагДон” куе булып үскән лүцернаны покосларга егып баралар. Ике “Ягуар” белән Ирек Зарипов, Нияз Кыямов ваклатылган яшел массаны машинаоларга төйиләр. Нияз абый – инде ике дистән артык авыл хуҗалыгында хезмәт куя.
–Иртәнге чыктан караңгыга чаклы эшлибез. Техника бик җайлы, бу машинада 2008 елдан бирле эшлим инде. Ватыла калса, хәлдән килгәндә үзебез төзәтәбез, җитдирәк очракларда белгечләр килеп ремонтлый. Бер дә ватылып эшсез торасы килми, печән өсте елга бер генә була бит,–ди ул.
Тапатылган яшел массаны зур егәрлекле өч трактор, “МАЗ” һәм “КамАЗ” автомобильләре белән Азат Фәрдиев, Раил Шәйхетдинов, Рифкать Сафин, Марсель Галиуллин, Рәшит Сафин “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Чаллы” терлеклек комплексындагы азык базасына ташып өлгертәләр.
Комплекста бүгенге көндә дүрт меңнән артык мөгелзле эре терлек асрала.
–Терлекләр күп булгач, сенажы да, силос белән печәне дә бик күп кирәк бит. Бездә савым сыерлары гына да 2755 баш,–ди комплекс җитәкчесе Илдар Вафин.
Печәнгә азык хәзерләүчеләр июнь башында төшкән булганнар. Инде 2,5 мең тоннадан артык масса сыйдырышлы бер базны тыгызлап һәм каплап куйганнар да.
Кырдан кайткан һәр рейсны Рәхилә Идиятуллина исәпкә алып тора. Аның әйтүенчә, утарга тәүлегенә 500–600 тонна яшел масса кайта.
Гомер Җиһаншин белән Хәмит Гатауллин К-700 тракторларында яшел массаны траншеяларга тыгызлап тутыралар. Чынлап та, комплекстагы терлекләрне кышка азык белән тулысынча тәэмин итү өчен бик нык тырышырга туры килә. Илдар Вафин да:
–Әлегә бер базыбыз гына тулы, ә бит комплекста төрле күләмле 11 сенаж һәм силос базлары бар. Үзегез аңлыйсыз, аларны тутырып бетерү өчен егетләргә эшләргә дә эшләргә,–ди.
Кышка азык запасы булдыру белән беррәттән сыерларны бүген дә тиешенчә ашатырга кирәк. “Чаллы” комплексыннан тәүлек саен 13,5 тонна сөт озатыла бит.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз