Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Әлфия Дәүлетшина аналарны бәбиләре туу белән тәбрикләде, ана капиталын нинди максатларда кулланып булуын аңлатты. Сертификат белән бергә ул гаиләдәге беренче балаларга да бүләкләр өләште.
Тантанада Розалия Родионова да катнашты. Ул да үз чиратында бу гаиләләрне шундый шатлыклы вакыйга - гаиләдә сабый туу һәм ана капиталы сертификаты алу белән тәбрик итеп, үз бүләкләрен тапшырды.