Түбән Әлки мәктәбен каршындагы җәйге лагерьда 20 бала ял итте

2014 елның 27 июне, җомга
Түбән Әлки мәктәбен каршындагы җәйге лагерьда 20 бала ял итте. ТӘрбиячеләр Гүзәлия Гобәйдуллина, Гөлназ Сәлахова 1–4 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч уеннар белән тулы ял оештырдылар. Күп балалы гаиләләр (мәсәлән, Фирдүс Хәмидуллин, Альберт Гобәйдуллин, Рифат Сабиров һәм башкалар шундый зур гаиләләрдә үсүче малайлар) лагерьгә юллама алганда өстенлекләрдән файдаланганнар.
Лагерьда ял иткән чорда балаларны район үзәгендә үткәрелгән төрле чараларда катнаштыру җаен да тапканнар. Хәзер мәктәптә икенче смена өчен төркем туплау дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International