Депутатлар печән өсте башланды, дип карар чыгарганнар

2014 елның 28 июне, шимбә
Совет табигый печәнлекләрдән  үләннәрне чаба, печән хәзерли башларга, дигән карар чыгарган. Сессиядә урта мәктәпне яңа уку елына әзерләү турында сөйләштеләр: бинага былтыр гына зурлап ремонт ясалган иде, быел инде үз көчләре белән һәм спонсорлар ярдәменә таянып косметик ремонт ясыйлар.
 
Сессиядә каралган төп мәсьәлә исә июльдә үткәреләчәк референдум турында булган. Референдумнга 18 яше җиткән һәр кешедән ай саен 15 сум салым җыю турында мәсьәлә куела. Җыелган акчалар авылларда су системасын төзекләндерүгә тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International