Менә икенче ел инде Сергей Андреевич Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешләре булган Смоленск өлкәсендә эзләнү эшләрендә катнаша. Быел үзе белән сигезенче сыйныф укучылары Заһитов Ришатны һәм Мәрдегалләмов Камилне, 95нче һөнәр училищесыннан Павлов Ильяны алып барган. Теләк белдерүчеләр күп булган, әмма мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, экспедициягә шулкадәр генә үсмерне алып бара алган укытучы.
–Кызганыч, әмма сугыш тәмамлануга 70 елга якын вакыт үтсә дә, яу кырларында ятып калган солдатларның җәсәдләрен эзләп табып, хөрмәт белән җирләүне дәүләт үз өстенә алмый. Бу эш белән һаман шул энтузиастлар шөгыльләнә. Дөрес, быел ил Президенты Волгоградта эзләнүчеләр белән очрашты, бәлки, алга таба мөнәсәбәт үзгәрер,–дип борчылуын белдерә Сергей Андреевич.Шуның кадәр ерак җиргә балаларны ышандырып алып чыгып китү ансат эш түгел. Алар өчен җавап бирергә кирәк бит. Апрель ахыры – май башы, көннәр салкын, кырларда урыны-урыны белән кар ята. Эзләнүчеләр палаткаларда куналар, кыр шартларында яшиләр һәм эшлиләр. Төркемнәр иртәнге сигез сәгатьтә эшкә керешә һәм кич җиткәнче металл эзләгеч белән кырны иңли, казый, эзли...
–Сугыш булган кырлар инде ничәмә ничә еллар сукалана, алар тигезләнеп беткән. Шуңа күрә туфрак күмгән окопларны эзләп табу ансат түгел. Без 3-4 кешелек төркемнәр булып эшлибез. Эзләнү алып барасы мәйданнарның тарихын алдан ук өйрәнәбез, кайда нинди бәрелешләр булган, кайсы армия, дивизия, полк сугышкан, боларны белеп эшкә керешәбез,–дип аңлата Сергей Андреевич.