Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Анатолий Самаркин: "Мәктәп бетерүебезгә 50 ел"
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Минемчә, мәктәп белән хушлашу, соңгы кыңгырау кебек вакыйгаларны шундыйлардан санарга була. Чөнки нәкъ менә алардан соң мөстәкыйль тормыш юлы башлана да бит. Минем бу фикерем белән үткән кышта кунакка кереп чыккан дустым Илһам Гатин да килеште. Әңгәмәбез барышында бер фикер туды: нишләп әле безгә сабакташлар очрашуы оештырмаска? Җае да туры килеп тора, мәктәп бетерүебезгә 50 ел бит. Аптырап та калдык, ярты гасыр үткән дә мени? Бернишләп булмый, әле беркемгә дә вакытны үзгәртү насыйп булганы юк.
Зур авырлык белән булса да, сыйныфташлар исемлеген төзедек, аннары кайда яшәүләрен белешә башладык. Барысын да диярлек таптык, әмма берничә кеше билгесез булып калды. Чөнки авылда туганнары юк. Соңгы тапкыр бергәләп 30 ел элек җыелган идек. Күпме вакыт үткән! Без дә инде күптән пенсионерлар, шулай да тик тормыйбыз: балаларга оныкларны тәрбияләргә булышабыз, хәлдән килгәнчә бакчада казынабыз, өйдә эшлибез. Хөкүмәт бит әле зур пенсияләр белән дә сөендермәде. Бәлки, шуңадыр, кайберләребез ерак юл чыгымнарын күтәрә алмады бугай. Һәм, билгеле, күпләр инде бу дөньяда юк.
Шуңа да 24 майда Юхмачыда сыйныфыбыздагы 22 кешенең 8се җыелганга сөендек. Бу көнне мин сайладым, чөнки нәкъ менә шунда оныгым Антон һәм аның сабакташлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мин монда буыннар бәйләнешен тойдым. Матур итеп киенгән, бераз оялган да бүгенге чыгарылыш укучыларына карап без, әйтерсең, яшәреп киттек, еракта калган яшьлегебезгә әйләнеп кайттык.
Юхмачы мәктәбен бүген танырлык түгел. Бу – бөтен кирәк-ярак белән җиһазландырылган уку йорты (шунысын әйтим, киләсе елга авылда земство училищесы ачылуга 170 ел тула). Без озын коридорлы, утын ягып җылытыла торган агач мәктәптә укыган идек. Буыннар бәйләнешен мин мәктәп тирәсенә утыртылган, һәр язда укучыларны ап-ак чәчәкләре белән сөендерүче алмагачларда да күрдем.
Безнең өчен мәктәптәге картиналар галереясы һәм музей буйлап экскурсия ясаган укытучы Андрей Романовка, мәктәп директоры Петр Чулковка зур рәхмәт. Без мәктәп музеена элеккеге директор Виктор Галявин, укытучыларыбыз Надежда Шемелова, Зоя Грачева, Маргарита Зинина, Валентина Синицкая һәм башкалар белән бергә төшкән сыйныфыбыз фоторәсемен бүләк иттек. Шуны әйтеп үтү урынлы булыр: 1964 елда мәктәп бетергән барлык укучылар югары белем алдылар һәм тормышта лаеклы урын таптылар. Сабакташларымның һәрберсе турында повесть ук булмаса да, хикәя язып булыр иде. Бәлки, әле моны эшләрбез дә. Әлегә исә, сабакташларым, бу мәкаләдә исемнәрегезне дә атамаганга ачуланмагыз.
Мәктәп янында истәлеккә без агач утырттык. Ул башка агачлар арасында югалмас, безне мәктәп белән бәйләп торучы булыр дип ышанабыз. Бүгенге чыгарылыш укучыларына бөек илебезнең чын гражданнары булуларын, озын тормыш юлларында югалып калмауларын, иң мөһиме – аларны олы тормышка әзерләгән остазларын онытмауларын теләдек.
Ә очрашуыбыз чәй өстәле артында тәмамланды. Төнгә кадәр яшьлегебезне искә төшереп, шатлык-борчуларыбызны уртаклашып утырдык. Кем белгән, тагын мондый очрашу булыр микән? Булсын иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз