Бәйрәмгә килүчпеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котлады. Шунысы кызык, аның да нәсел тамырлары шушы авыл белән бәйле икән бит. Ул бертөркем тахталыларга башкарма комитетның Мактау кәгазьләрен тапшырды. Мондый хөрмәткә авыл көнен үткәрү өчен күпне эшләгән оештыручылар – чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Виктор Белов, мәктәп директоры Ирина Ферапонтова, тарих укытучысы Людмила Калмыкова, район данын төрле ярышларда яклаган спортчылар, актив ветераннар лаек булды.
Чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Константин Яковлев та кайткан иде бәйрәмгә. Ул авыл халкын котлады, теләкләрен җиткерде, мәктәпкә 10 мең сум акча бүләк итте.
–Киләсе елда бу авылда часовня ачарга кирәк. Һәр өйдә тынычлык, бердәмлек, иминлек булсын,–диде ул.