Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
20 июльдә Әлки районында референдум үткәрелә
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
–Җирле референдумнар үткәрү турындагы карарлар авыл җирлекләре советлары тарафыннан кабул ителгән иде. Алар бу очракта "Россия Федерация гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында"гы федераль законга, башка законнарга таянып эш итәләр. Закон таләпләрен төгәл үтәү йөзеннән без референдум буласы турында "Әлки хәбәрләре" газетасында игълан бастырып чыгардык. Референдум хәбәр вакытлы матбугатта дөнья күреп 45 көн үткәч, ял көне якшәмбегә билгеләнә. Шулай итеп, авыл җирлекләрендә референдумнар 20 июльдә үтәчәк,–диде ул.
–Референдумда катнашучылар нинди сорауга җавап бирергә тиеш соң?
–Авыл җирлекләрендә сорау болай яңгырый: "Сез торак пунктта урам су тәэминаты системасын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау өчен 2014 елда муниципаль берәмлектә яшәүче, балигъ яшьтәге һәр кешегә елына 180 сум күләмендә үзара йөкләнгән салым салуны кертүгә ризамы?". Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләргә өстәмә сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә: "Сез Базарлы Матакның Имәнлек һәм Яшьләр урамында паркларны төзекләндерү өчен (җир эшләре, брусчатка, бордюрлар, чикләүләр, һәйкәл кую, тимер баганалар, эскәмия, чүп савытлары, уен комплекслары урнаштыру, яшелләндерү, куаклар утырту, яктырткычлар кую һәм боларга кирәкле материалларны сатып алу) 2014 елда һәр балигъ булган гражданинга елына 180 сум күләмендә үзара йөкләнгән салым салуны кертүгә ризамы?".
Әлкилеләр референдумда актив катнашырлар һәм бу сорауларга уңай җавап бирерләр дип ышанам. Чөнки көнкүрешебез мәсьәләләрен хәл итү зур чыгымнар сорый. Дәүләтнең халыктан җыелган һәр 1 сумга 4 сум өстәп акча бирүен әлкилеләр беләләрдер. Референдумда күпчелек уңай җавап бирсә, район авылларын су белән тәэмин итү, башка проблемаларны җайга салу күпкә җиңелрәк булачак бит.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз