Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Чуаш Кичүе мәктәбендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә
2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Чуаш Кичүе мәктәбен Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән “Строитель и К” оешмасы төзүчеләре ремонтлый. Алар төзекләндерү эшләренә февральдә үк керештеләр. Беренче эш итеп төзүчеләр ике каттагы зур-зур тәрәзәрне алмаштырдылар. Барлыгы 94 тәрәзә өч кат пыялалы, микроклимат тудыручы яңа тәрәзәләргә алыштырып куелды. Микроклимат ничек тудырыла соң? Тәрәзәнең тоткасын билгеле бер юнәлешкә борып куйгач, класс бүлмәләренә саф һава керә башлый.
Бүген инде мәктәпнең барлык сыйныфларына яңа ишекләр куелган, җылыту системасы, электр чыбыклары тулысынча яңартылган. Мәктәп тирәли ныклы отмостка төзелгән, канализация системасы да хәзер ышанычлы. Төзүчеләр бүген сыйныф бүлмәләрен штукатурлау, буяу белән шөгыльләнәләр.
Без мастер Фаиз Билалов белән һәр бүлмәне карап, нәрсәләр эшләнгән, тагын нәрсәләр эшләнергә кирәклеген тикшереп чыктык. Кайбер бүлмәләр инде тулысынча әзер. Аларны Чуаш Кичүе мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре җыештыра. Төзүчеләр бу коллективка бик рәхмәтле, җыештыру, чүп-чарны төяп чыгару кебек эшләрне әйткәнне дә көтмичә башкаралар, күпме вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирәләр, диләр алар.
Чуаш Кичүе мәктәбен ремонтлауга кагылышлы эшләрне 80 процентка якыны төгәлләнеп килә. Мондый темп белән эшләсәләр, төзүчеләр ремонтны бер айдан төгәлли дә алачаклар.
Мәктәп түбәсе күптән түгел үткән давылдан зыян күргән, шуннан соң төзүчеләр аны яңадан япканнар, ышанычлы булсын өчен өстәмә терәкләр дә куйганнар. Санузелларны узган елда ук урнаштыру да вакыт һәм акчаны янга калдыру мөмкинлеге биргән. Без спорт залын да карап чыктык. Ул инде тулысынча диярлек ясалган. Ашханә эшчеләре дә яңа җиһазлардан файдалана башлаганнар. Көне-көне белән алар биредә эшләүче 20шәр кешене ашаталар. Тиздән ашханәнең стеналарына плиткалар ябыштыра башлаячаклар.
Мәктәптәге электр системасын ремонтлауга кагылышлы эшләрне Фәргать Камалов җитәкчелегендәге “Энерготехсервис” җәмгыяте эшчеләре башкарган. Су, җылылык системасын “Строитель и К” эшчесе Равил Вәлиев оста итеп очлап чыккан. Тәрәзәләрне Илсур Гәрәев бригадасы тиз һәм сыйфатлы итеп урнаштырган. Шулай ук төзүчеләр Олег Аксенов, Алексей Скворцов, Петр Бухаров һәм аларның иптәшләре дә төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткәннәр.
Хәзер инде Чуаш Кичүе мәктәбе бик матур. Зур-зур тәрәзәләре кояшка карап балкып тора. Район җитәкчеләре мәктәпне сайдинг белән тышлату җаен эзлиләр. Ул чакта инде мәктәп курчак өе кебек булачак.
Чуаш Кичүе мәктәбе бинасы 1987 елда файдалануга тапшырылган булган. Ул 320 урынга исәпләп төзелгән. Ул елларда район белән Нәҗип Бакиров җитәкчелек итә иде. Ул Әлки җирендә күп кенә мәктәпләр, клуб биналары, күперләр, авыл хуҗалыгы объектлары, юллар төзеткән кеше. Бу биналарның күпчеле әле дә безгә хезмәт итә. 90 еллык тарихы булган Чуаш Кичүе мәктәбе дә шул исемлектә. Гомумән, мәктәп булдыклы директорлардан, көчле укытучылардан һәрчак уңды. Коллектив белән Мөнип абый Мисбахов, Ринат Фатыйхов, Гөлҗиһан Мөбарәкшина җитәкчелек иткән елларны әле дә ихтирам белән искә алалар укучылар һәм ата-аналар.
Бүген Чуаш Кичүе мәктәбен Фәния Зәйдуллина җитәкли. Укыту-тәрбия эшләрен эзлекле алып бару белән берлектә мәктәп яны участогын да нәтиҗәле эшләтә ул. Җылылык системасын сүтеп, яңага алыштыргач, тимер торбаларны кулланып мәктәп бакчасын тотып алганнар. Биредә үстерелгән помидор, борыч, кыяр үсентеләрен район халкы да бик теләп сатып ала. Хәзер инде бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгереп килә. Остазлары җитәкчелегендә укучылар шунда эшләп йөри. Яңа уку елын ремонтланган, яңартылган мәктәптә башлыйсыларына алар бүгеннән сөенәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз