Ташбилге авылыннан Зәйдуллиннар нәселендә 49 кеше бар бүген
2014 елның 8 июле, сишәмбе
Кырык тугыз туган
Бу йортка мин дулкынлану хисе белән аяк бастым. Бәйрәм көн, аналарны олылау көне иде ул. Әниләре Минзәлифә әбине котларга дип балалары килгән, читтәгеләре кайткан, оныклары да дәү әниләре янына ашыккан.
–Бигрәк күбәү икәнсез? Барыгыз да җыелышкансыз бугай,-дидем мин, соклануымны яшермичә.
–Әйе шул, күбәү без!-дип горурланып җавап бирде йорт хуҗасы Рамил абый.–Әтиебез Галимулла белән әниебез Минзәлифә өч кыз, өч ул үстерделәр. Ә безнең гаиләләрдә аларның 18 оныгы туды һәм инде үсеп тә җитте. Аларның да шактые мөстәкыйль кешеләр инде,–гаиләлеләр. Әти-әнинең оныкларында бүгенге көндә 22 бала үсеп килә. Әле күптән түгел генә бер кечкелдеккә арттык. Санап карасаң, әти-әнидән башлап кына да нәселебездә 49 кеше бар бүген.Гаиләнең башы