Шуның 1 мең гектарыннан печән хәзерләгәннәр, 7,5 мең гектардан чабылган үләнне сенажга салганнар. Барлыгы 4677 тонна печән хәзерләнгән, базларга 55 мең тонна сенаж салынган. Шулай ук 3 мең гектар мәйданнан берьеллык үләннәрне чабып сенажга салганнар.
Механизаторлар көзге культуралар чәчеләсе мәйданнарны да эшкәртәләр. Инде 16 мең гектардан артык пар җирләре эшкәртелгән.