Юхмачыдан Николай һәм Раиса Романовларны да райондашлар әйбәт белә. Үз гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган педагог Николай Владимирович һәм 30 ел сөт заводында, 8 ел мәктәптә хезмәт куйган Раиса Тимофеевна 55 ел бергә, ике балаларын, 4 онык һәм 3 оныкчыкның сөекле кешеләре.
Түбән Колчуринодан Валентин Архипович белән Нина Дмитриевна Смирновлар, Әхмәттән Нургата абый белән Әминә апа Зәйнуллиннар, Салманнан Василий Иванович һәм Прасковья Тимофеевна Чумановлар, Абдул Салманнан Исмәгыйль абый һәм Фирая апа Сафиннар… Бу бәхетле кешеләр моннан 50-55 ел элек бер-берсен тапканнар һәм хәзергәчә бергә алар.
Озын гомер – язмыш бүләге, бигрәк тә аны лаеклы итеп яши белгәннәргә. Бәйрәмгә чакырылган Сөнгатуллин Рәүф абыйга 90 яшь, ул 70 яше тулганчы заводта эшләп йөргән әле. Сиксән җиде яшен тутырган Сәгыйрова Разия әби яраткан кешесен сугышка озаткач, авылдашлары белән бергә бөтен авырлыкларны күрә, "Кызыл Байрак" совхозында озак еллар эшли. Шәйдуллина Миңсылу апага 84 яшь, ул әле дә актив, әле дә яшь йөрәкле, заманында мәктәптә дә, авыл клубында да эшләгән. Өлкәннәребез бүген дә сокланырлык, сәхнәгә чыгып бүләк алгач та кайсы биеп, кайсы җырлап күрсәтте.
"Мин әле бүген дә эшләр идем, алмыйлар гына!" диде Миңсылу апа, бәйрәм кунакларын шаккатырып.
Бәйрәмгә Түбән Әлки җирлеге советы секретаре Мисалова Дания, Иске Чаллыдан аның коллегасы Закирова Равия һәм Ташбилгедән Хөснетдинова Рәүзияне дә чакырганнар иде. Алар, инде пенсия яшенә җитсәләр дә, тынгысыз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар, авылдашларына тормыш мәшәкатьләрен хәл итәргә булышып яшиләр һәм эшлиләр.Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде.
– Гаиләле булып яшәү – олы хезмәт ул. Һәр хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен күпме түземлек кирәклеген, һәр ир-ат гаиләсен бөтен итү, җитеш тормышта яшәтү өчен күпме хезмәт куярга туры кил-гәнне яхшы белә. Кызганыч, безнең районда гаиләләр күпләп таркала. Яшьләр, бергә гомер итәргә дип карар кылганда, моның көн дә түземлелек, сабырлык сорый торган хезмәт икәнен белмиләр. Менә сездән үрнәк алсын иде алар,–диде ул һәм кунакларга иминлек һәм бәхет теләде.