Яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре хәзерләү бурычы куелган иде

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Планның бүгенгә бары 68 проценты гына үтәлде. Мондый витаминлы азык кышкы айларда бозаулар өчен алыштыргысыз булачак. “Кызыл Шәрык-Агро” терлекчелек комплексларында, гаилә фермаларында, крестьян фермер хуҗалыкларында аны бик теләп кулланалар. Яфрак азык хәзерләү 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Район үзәк хастаханәсе, гимназия, Базарлы Матак мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Алинә” спорт залы, редакция коллективлары, Базарлы Матак, Борискино, Карга, Салман, Иске Салман, Чуаш Борнае авыл җирлекләре советлары активлык күрсәтеп, куелган биремне арттырып та башкарырга өлгерде. Ә менә Апак, Иске Матак, Чиябаш җирлек советлары вакыт чикле булуга карамастан, яфрак азык хәзерләүдә сүлпән катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International