Район мәктәпләре быел барысы 3,6 гектарда кәбестә үстерәләр

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Шулай ук шактый гына мәйданда томат, кыяр һәм башка төр яшелчә культуралары утырталар. Моннан тыш мәктәпләрнең ярдәмче участокларында 52 баш мөгезле эре терлек, 43 баш дуңгыз, 71 куян, 74 сарык, 108 гаилә умарта асрала, 1155 тавык һәм чебиләр, 50 каз бәбкәсе, 500 үрдәк үстерелә. Түбән Әлки, Иске Матак, Яңа Салман, Юхмачы, Чиябаш, Иске Тахтала мәктәпләрендә эш аеруча әйбәт оештырылган. Мәктәп коллективлары тырышлыгы белән 12950 пар яфрак азык, дару үләннәре себеркеләре дә хәзерләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International