Сорауга ачыклык кертү максатыннан без "Интрейд" сөт кабул итү пунктына мөрәҗәгать иттек.
– Әлеге бәя "Интрейд" кабул итү пунктында алты айлык бәяләрнең уртача суммасы ул.
Сөт бәясенең кимүенә килгәндә, ул вакытлыча күренеш, җәй айларында мул сөтле чорда күзәтелә. Шулай ук Россия базар системасына чит илдән күп сөт кертелүгә бәйле. Хәзер инде акрынлап сөт җитештерү күләме кими һәм бәяләр дә артыр дип көтәбез, – диде "Ин-трейд" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Алексей Кутузов.
Хәзер сөтнең 1 литрын "Интрейд" җәмгыяте 13 сумнан кабул итә.
Өстәп шунысын да әйтик: шәхси хуҗалыклардан әзерләнгән сөт өчен түләүнең бер өлеше сөтне җыючы һәм илтеп тапшыручы хезмәте өчен түләнә. Ул халык җыеннарында көн тәртибендә каралып халык тарафыннан хупланылган иде.