–Егетләр, алда бик зур эш тора. Билгеле, беренче урында уңышны югалтуларсыз җыеп алу бурычы. Әмма иң мөһиме – сезнең иминлегегез. Хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бер генә минутка да онытмагыз,–диде Ринат Залаков. Аның сүзләрен Әсхәт Сәгъдиев та җөпләде.Көн дәвамында комиссия әгъзалары “Кызыл Шәрык-Агро” отрядларында, “Хузангай” кооперативында булдылар. Бу хуҗалыкларның барысында да комбайннарның ремонтланып, җаваплы чорга әзерләп куелуын күрдек. Районда 90 комбайн бар, алар урак өстендә ышанычлы эшләргә, ваәылып механизаторларны тоткарларга тиеш түгел.
“Көнчыгыш Әлки” филиалы үз комбайннарын Яңа Чаллы авылы янындагы мәйданчыкка тезгән. Комиссия әгъзаларын 6 комбайнның да эшкә әзерлеген тикшерделәр. Филиал директоры Рәис Гайфуллин:
–Безнең комбайнчылар тәҗрибәле, уракта беренче ел гына катнашулары түгел. Районның алдынгы игенчеләре алар. Техниканы да яхшы беләләр, шуңа күрә җитди ватылулар булмас дип ышанаәыз,–диде.
“Көньяк Әлки” филиалының Юхмачы отряды комбайннарын матур итеп тезеп куйганнар. Механизаторлар да махсус эш киемнәреннән. Отрядның уракка әзерлеге уңай бәяләнде.
“Хузангай” кооперативының уракка әйбәтләп әзерләнеп керешүен беренче генә күрү түгел. Биредә төрле маркалы комбайннар сәгать кебек эшли. Барлыгы 7 “Мак Дон” әйбәтләп тикшерелгән, ремонтланган. Хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов уңышны югалтуларсыз җыеп алучыларга премияләр түләнәсен дә әйтте. Хузангайлар 16 июль көнне уракка төште инде, алар уҗым бодаен суктыралар. Сигез “Мак Дон” игеннәрне теземнәргә салуда эшли. Уңыш һәр гектардан уртача 21,8 центнер тәшкил итә.
Тикшерү тәмамланганнан соң комиссия әгъзалары фикер алышты. Мөмкин булган 100 баллдан 96 җыеп, “Хузангай” кооперативы урып-җыюга әзерлек буенча беренче урынны алды. “Көнчыгыш Әлки” механизаторлары алардан ике генә баллга калышты. Район буенча бөотеклеләрне урып-җыюда катнашасы техника 92 процентка әзер. Урып-җыю тулысынча башлангач, комбайннар игенчеләрнең эшен тоткарламас дип ышанасы килә.