Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Любаның курчаклары сөйкемле, аларның һәркайсының үз холкы бар
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Яковлева Люба – Иске Тахтала авылы кызы. Аңа 13 яшь. Мәктәптә тырышып уку белән бергә кыз авыл клубы каршында оешкан "Остакул" берләшмәсенә йөри һәм төрле һөнәрләргә өйрәнә. Любага бигрәк тә кул эшләре – тегү, бәйләү белән шөгыльләнү ошый. Әмма иң теләп, яратып шөгыльләнгәне – йомшак курчаклар ясау. Аларны тегү серләренә ул берләшмә җитәкчесе Валентина Барабановадан өйрәнә, кайчак интернетта эзләнә. Любаның курчаклары сөйкемле, аларның һәркайсының үз холкы бар. Әйтик, әби курчакның күзләре яратып, кайгыртып карый, ә менә бабай курчак кырысрак.
Йомшак уенчык ясау ансат эш түгел, аның алымнарын өйрәнү өстенә фантазияңне эшкә җигеп, образ тудырырга кирәк. Шул чакта гына курчак игътибарны җәлеп итә, аның белән уйныйсы килә башлый.
– Материаллар кул астында, курчак ясау өчен әллә ни кирәкми бит. Мин аларга кием-нәрне дә үзем тегәм. Эш башлаганда курчакның нинди килеп чыгасын тулысынча күз алдына китереп булмый. Ә инде ясап бетергәч, кайчак үзең дә аптырыйсың. Әнә бит нинди сөйкемле әбекәйне ясаганмын , – ди Люба, үз шөгыле турында сөйләп.
Иске Тахтала клубы каршындагы әлеге берләшмәгә 10-15 кеше йөри, алар арасында берничә малай да бар икән. Җитәкчеләре Валентина Барабанова аларны кул эшләренә өйрәтә, аннары бәйләгән, чиккән әйберләрдән күргәзмә оештырып, авылдашларына күрсәтәләр.
– Безнең кызларыбыз уңган, тырыш. Менә карагыз әле, инә-җеп белән вак-вак атлатып, төрле төсләр кулланып нинди генә бизәкләр төшермиләр бит алар! Хәтта стенага эләрлек рәсемнәр, иконалар чигеп чыгучылар да бар, – ди ул, укучыларының уңышларына сөенеп.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз