Татарстанда “Безнең Республика. Горурланабыз һәм яратабыз” дигән фоторәсемнәр конкурсы башланды

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Анда теләгән һәркем катнаша ала. Нәтиҗәләр көз башында ясалачак. Мондый конкурс үткәрүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тәкъдим итте. Ул интернеттагы социаль челтәрдә хезмәт ветераннары рәсемнәрен # нашареспублика хэштигы астында бастырды.

Фоторәсемнәрне, урнаштырылган фотопостларга искәрмәләрне fototatarstan@mail.ru сайтына август ахырына кадәр җибәрергә кирәк.

Фотоларны социаль челтәрдә күрергә, шулай ук үзеңә дә конкурста катнашырга була. Аның төп номинацияләре – “Иң күп лайклар һәм ретвитлар”, “Иң оригиналь фото”, “Иң кызыклы комментарий”. Моның өстенә "Наша республика" хэштэгы белән иң күп фото җибәрүче дә җиңүгә ирешә ала. Һәр фото хезмәт, гаилә, республика, дуслык темаларының берсен чагылдырырыга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International