“Колос” кинотеатры залында 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды

2014 елның 25 июле, җомга
“Колос” кинотеатры залында, әти-әниләре, туганнары катнашында, районның төрле авылларыннан килгән 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе территориаль пункты баш белгеч-эксперты Наталья Фадеева, район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Сәгъдиев аларны берәм-берәм чакырып, ил гражданины шәхсен раслаучы төп документны бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.–Тормышыгызда бүген тантаналы вакыйга – сез паспортлы булдыгыз. Төп документыгызга исем-фамилиягез язылган. Россия гражданины булу – горурлык ул. Моңа әйбәт укуыгыз, яхшы тәртибегез белән лаек булырга тырышыгыз,–диде Наталья Фадеева. Сәгъдиев Рамил паспортны саклау кирәклеген искәртеп, аны югалткан очракта штраф түләргә туры киләчәген әйтеп үтте.–Шушы кечкенә генә документта сезнең  турында иң кирәкле мәгълүматлар бар,–дип Розалия Сафина үсмерләрне котлады һәм гаилә турында китап бүләк итте. Әле генә паспортлы булган балаларның әниләре Наилә Мингалимова, Люция Әхмәтшина шулай ук җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International