26 августта халык җыены Базарлы Матакта үтәчәк

2014 елның 25 июле, җомга

Безнең районда ул 26 августка билгеләнде. Әлеге җыен Базарлы Матак авылында үтәчәк. Аңа әзерлек инде хәзердән үк бара: закон таләп иткән рәсмиләштерүләр, кирәкле документларны булдыру…Җыенда сайлаучылар депутатлыкка кандидатларга сорауларын бирә, район, авыллар тормышын яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәр җиткерә алачак. Халык җыены шушы җирлектә яшәүчеләргә үз фикерләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен дә уңайлы форсат бит ул.

Җыеннар район үзәгендә генә түгел, башка авыл җирлекләрендә дә уздырылачак. Ә алар алдыннан авыл халкын күңелле сюрприз көтә: Чистай шәһәре үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән зур концерт күрсәтәчәкләр. Аның беренчесе 31 июльдә Хурада авылы клубында була. 7 августта Чистай үзешчәннәре Әхмәт күп функцияле үзәктә, 21 августта Чуаш Кичүендә осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Сайлау компаниясе белән бәйле бу чараны – халык җыеннарын “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе әзерли. Әлкилеләр җыеннарда актив катнашырлар, Татарстан Дәүләт Советы депутатына кандидатка үз теләк-йөкләмәләрен җиткерерләрдер, чөнки сайлаулар алдагы елларда тормышыбызга юнәлеш бирәчәк бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International