Әлки районында “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе старт алды

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Республика күләмендә үткәрелүче әлеге чара 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул кешеләрнең үзләрендә булган китапларны мәктәп китапханәләренә бүләк итүен күздә тота. Мондый акция былтыр да үткәрелгән иде. Анда район халкы  мәктәпләргә  3114 китап бүләк итте. Өйләрендә китаплар күп булган гаиләләр бихисап бит. Аларның күбесе укылган, файдаланылган инде. Тузан җыеп тик ятканчы мәктәпләргә тапшырсаң, алардан бүтәннәр дә файдаланыр, китаплар чын мәгънәсендә икенче тормыш белән яши башлар иде. Әдәби, фәнни-популяр китаплармы, дәреслекләрме – мәктәпләр барысын да кабул итә. Әлеге акциядә катнашырга чакырабыз сезне.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International