1 августтан республика комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлый

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Мәгълүм булганча, быел Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Аларның сыйфатына республика күләмендә  1 сентябрьдән соң бәя биреләчәк. Ә калган мәктәпләрнең балаларны кабул итәргә әзерлеге хәзердән тикшерелә. Мәгариф идарәсе белдерүенчә, уку йортларының барысында да җәен агымдагы  ремонт  үткәрелгән. Мәктәп яны участоклары да әйбәт хәлдә, аларда инде яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын җыялар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International