Яңа Салман авылы янындагы уҗым бодае басуында 8 комбайн ашлык суктыра иде. Болар нигездә “Лексион”, “Нью-Холланд”, “Мега-208” комбайннары. Ара ерак булмагач, суктырылган ашлыкны ике “КамАЗ” Базарлы Матак элеваторына ташып та өлгертә.
Комбайннар артыннан ук “Арес” һәм “МТЗ” тракторлары саламны пресслап баралар. 271 гектар мәйданда саламны, “Ягуар” тракторында тапатып, Карга терлекчелек комплексына ташып та өлгерткәннәр.
Кыр корабларын иярләүче Ришат Латыйповны, Илнур Шәймәрдановны, Юрий Севрикеевны, Игорь Желтухинны, Рәмис Камаловны, Михаил Аргудяевны мактап телгә алдылар. Әле быел гына комбайн штурвалына утырган яшь механизаторлар Сергей Сидоров, Артем Колсанов та өлкән хезмәттәшләреннән калышмаска тырышалар икән.
–Егетләрнең хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел,–ди отряд җитәкчесе. –Аларның тир түгеп эшләве нәтиҗәсендә 778 гектарда уҗым бодае, 100 гектарга якын мәйданда борчак суктырылды. Әле комбайнчыларның орлыкка бодай, вика, солы һәм арпа катнашмасы, шулай ук шактый мәйданда көнбагыш, кукуруз җыеп аласылары бар.
Тулган бункерларны бушаткан арада районның алдынгы комбайнчысы Игорь Желтухин белән сөйләшеп алдык. 15 елга якын “КамАЗ” автомобилендә хезмәт куйган Игорь уракта җиденче сезон эшли инде.
–Язгы корылык игенчене нык хафага салды шул. Вакытында яңгыры яуса, бу кырлардан бәлки гектарга 24 центнер түгел, ә 42-43 центнер уңыш алган булыр идек. Ярый, елына күрә икмәкнең чыгышы шактый әйбәт инде, –ди тәҗрибәле комбайнчы.
–Игорь ул аяз көннең бер генә минутын да бушка уздырмаска тырыша. Ашлыкны да күп суктыра, югалтуларга да юл куймый. Мондый уңганнар белән эшләве дә күңелле,–диләр отряд белгечләре аның турында.
Комбайнчы егетләр алны-ялны белми ашлык суктырганда, Дамир Зыятдинов, Илнур Гатауллин “Нью-Холланд” тракторында пар җирләрен эшкәртәләр. Ә пар җирләре биредә 2100 гектарны били. Азат Гайнуллин исә “К-701” тракторы белән сукага да төшкән.
Әйе, авылда кылны кырыкка ярырдай чак бүген. Һәр эшне вакытында башкарырга кирәк. “Салман” игенчеләре аларның берсен дә кичектермәскә, моның өчен һәр мөмкинлекне эшкә җигәргә омтылалар.