Июль аенда туган балалар хисабына район халкы 12 кешегә артты

2014 елның 1 августы, җомга

Ә ел башыннан бирле 118 бала дөньяга килде. Июльдә 10 пар никахлашты, ел башыннан бирле исә 48 гаилә төзелде. Шунысы көенечле: узган айда 26 райондашыбыз бакыйлыкка күчте, ел башыннан бирле 187 әлкиленең гомере өзелде. Июльдә 3 гаилә таркалды (ел башыннан бирле 25).

Чагыштыру өчен: 2013 елның июлендә 15 бала туган, 31 кеше үлгән, 10 никах, 7 аерылышу теркәлгән. Узган елның гыйнвар-июль айларында исә 105 бала дөньяга килгән, 187 кеше вафат булган, 58 пар кавышкан, 43 гаилә аерылышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International