Август аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, районыбыздагы 1155 кеше югарырак пенсия ала башлаячак. Аларның пенсияләре уртача 140 сум 88 тиенгә арата. Акчаның күпмегә артуы эшләүче пенсионерның хезмәт хакына һәм яшенә бәйле. Кеше лаеклы ялда озаграк вакыт булган саен, аның пенсиясенә өстәмә дә зуррак булачак. Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп торуның кирәге юк, идарә белгечләре моны пенсионерның үзеннән башка гына башкарачак.

Эшләүче пенсионерларныкыннан тыш, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алучыларның һәм иминиятләштерү кертемнәре нигезендә пенсия алучыларның да  августтан акчалары арта. Пенсиянең күпмегә артуын  www.pfrrt.ruсайтындагы “Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты”на яисә www.uslugu.tatar.ru сайтына кереп белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International